Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида Муса Җәлил көннәре
Ульяновскида Муса Җәлил көннәре
(Ульяновски, 2 март, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Милли каһарманыбыз Муса Җәлилгә багышланган чаралар Ульяновскида быел мәктәпләрдә уздырылды. Аны Халыклар дуслыгы йорты бинасында Татар мәдәни үзәге оештырды. Башта мәдәни үзәк директоры Гөлсинә Герасимова Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында нотык тотты. Аннан соң викторина оештырылды. Балалар, каһарман шагыйребезнең тәрҗемәи хәле, аның иҗаты белән чынлап та, ярыйсы гына таныш икәнлекләрен күрсәтте. Монысы укытучыларга да, оештыручыларга да бик ошады. Ә балаларның үзләренә һәрберсенең диярлек үз сәләтләрен күрсәтә алу мөмкинлеге ошады. Нигездә алар, йә Муса Җәлил шигырьләрен, йә аның сүзләренә язылган җырларны ятлап алып килгән. Аннан соң балалар истәлек өчен фоторәсемгә дә төште.
Чарада аерым татар сыйныфлары тупланган 4 мәктәп укучылары катнашты. Аларны укытучылары Минзифа Әймәтева, Зөһрә Хәбибуллина, Фирүзә Гайнетдинова һәм Гүзәл Сафиуллина алып килгән иде. Ләкин укытучылар мондый чараларны шәһәр күләмендә оештыргач, татар сыйныфлары булган барлык мәктәп балаларын да җәлеп итәргә кирәк дигән теләк тә белдерде. Тик монысы инде оештыручы Гөлсинә Герасимовадан тора. Элегрәк, “Туган тел” оешмасы мондый чараларны игъланнар биреп, барчасын да катнаштырырга тырышып уздыра иде. Зөһрә ханым, “Туган тел” идарәсе белән берлектә, Тукай кичәсен дә зурлап уздыру ниятен белдерде һәм моңа әзерлек эшләрен бүгеннән башларга кирәклеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз