news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры уза

Ульяновскида Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры уза
Фото: «Өмет» газетасының телеграм-каналыннан

Ульяновск шәһәре Татар мәдәният үзәгендә патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, «Моабит дәфтәрләре»нең авторы Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры уза. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Турнирында катнашучылар шагыйрь иҗатына багышланган интерактив күргәзмә, «Моабит дәфтәрләре» китабының факсимиль күчермәсе белән дә таныша алды.

Балалар иҗат коллективлары турнир алдыннан язучының шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Шулай ук Муса Җәлил әсәрләре буенча эшләнгән рәсем конкурсына да йомгак ясалды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot