news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида мөнәҗәтләр кичәсе узган

Ульяновск шәһәренең «Беренче мәхәллә» мәчетендә «Ак калфак» кызлары мөнәҗәтләр кичәсе үткәрделәр.
Җирле «Ак калфак» оешмасы рәисе җитәкчелегендә ханымнар Коръән Кәримнән дога укыганнан соң моңлы мөнәҗәтләр әйттеләр. Бу хакта ТР Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Ульяновск өлкәсе мәчетләрендә мөселман кардәшләребез Рамазан аенда җыелып җәмәгать белән ифтар мәҗлесләре дә үткәрә, диелгән хәбәрдә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot