news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида милли йолаларны кайтару максатыннан «Кич утыру» фольклор кичәсе уздырылды

Ульяновск өлкәсенең «Ак калфак» татар хатын кызлары оешмасы тарафыннан «Киндяковка» мәдәният йортында онытыла башлаган гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны халыкка кире кайтару максатыннан «Кич утыру» фольклор кичәсе уздырылды. Бу хакта «Өмте» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.

Алар күңелле итеп, гөрләшеп, шаян сүзләр, табышмаклар әйтешеп элеккеге уеннарны уйнадылар. Гармунчы Әминәгә кушылып халкыбызның матур җырларын җырладылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100