news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида милләтара «Дуслар белән бергә» бәйрәме узды

Ульяновскиның Плодовый бистәсендә милләтара «Дуслар белән бергә» бәйрәме узды. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы яза.

Бәйрәмдә катнашучыларны татар автономиясенең Тимерьюл район советы җитәкчесе Рамил Абитов сәламләде. Ул бистәнең күпләргә үрнәк булырлык Салахетдиновлар гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырды.

Салахетдиновлар – күп балалы гаилә. Әтиләре Илдар белеме буенча юрист. Озак еллардан бирле җитәкче урыннарда эшли. «Магнит оптовый» гипермаркеты директоры вазыйфаларын башкарган. Хәзерге вакытта – «Леман про»ның директорлар советы әгъзасы. Әниләре Диләрә егерме елга якын стажы булган врач-нефролог. «ПроДокторов» сайтының «Иң яхшы нефролог» номинациясендә гран-при иясе. Олы кызлары Камилә – 3 класс укучысы. Бию, вокал, рәсем ясау белән мавыга, инглиз телен өйрәнә, үзешчән сәнгатьтә катнаша. 4 яшьлек Тимур белән 2,5 яшьлек Алинә балалар бакчасына йөриләр. Тимур футбол белән кызыксына, «Симбирские Львы» футбол командасы уенчысы ул, диелә хәбәрдә.

Фото: © Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы

news_right_1
news_right_2
news_bot