Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида меценат Акчуриннар турында китап тәкъдим ителде
Ульяновскида Рафаэль Нәҗметдинов җитәкчелегендәге Ислам рухи-агарту үзәгендә Татарстан гыйльми советының Сембер ягы меценатлары, шул исәптән Акчуриннар гаиләсе тарихын саклауга багышланган утырышы узган. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең татар яңалыклары сайтында хәбәр ителә.
Утырышта Казан федераль университеты профессоры Наил Таировның «Акчуриннар» китабы тәкъдим ителде. Китап Акчуриннар нәселе вәкилләренең тормышы, аларның эшмәкәрлек һәм хәйриячелек эшчәнлеге турында сөйли.
Фото: tatar73.ru
Ульяновскиның 15нче мәктәбе директоры урынбасары, тарихчы Тимур Сорокин үзенең чыгышында Ульяновск өлкәсендә Акчуриннар мирасын саклау юнәлешендә нинди эшләр алып барылуы турында сөйләде. Катнашучылар бу юнәлештә хезмәттәшлек итү турында килеште.
Шулай ук кунаклар Милләтләр эшләре һәм конфессияара мөнәсәбәтләр идарәсе җитәкчесе Сергей Паховский оештырган нетворкингта катнашты. Анда катнашучылар тарихи мирасны саклау өлкәсендәге хезмәттәшлек турында фикер алышты.
Фото: tatar73.ru
Утырышта Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин, «Ал мәчет» имам-хатыйбы, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм татар милли хәрәкәте активистлары катнашты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз