news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида өлкә Сабан туе була

Милли бәйрәмнең концерт программасында Татарстанның Буа шәһәре, Ульяновск шәһәре һәм өлкә районнарының солистлары һәм иҗат коллективлары катнашачак.

Ульяновскида өлкә Сабан туе була
http://emetul73.ru.xsph.ru/

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 6 июньдә Ульяновскиның «Җиңү» паркы һәм шәһәр ипподромы территориясендә татар халкының милли бәйрәме — өлкә Сабан туе була.

Милли бәйрәмнең концерт программасында Татарстанның Буа шәһәре, Ульяновск шәһәре һәм өлкә районнарының солистлары һәм иҗат коллективлары катнашачак. «Балалар мәйданы», «Уйнагыз, гармуннар», «Халык талантлары», «Татар утары» һәм «Спорт мәйданы» дип исемләнгән мәйданчыклар эшләячәк. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Быел Сабан туенда милләтара ишегалды эшләр дип көтелә. Анда татар халкының тормыш-көнкүреш әйберләре, милли ашлары белән танышу мөмкинлеге булыр.

Ульяновск өлкәсендә игълан ителгән Балалар спорты елы кысаларында көрәш мәйданында бил алышуны яшь батырлар — балалар һәм үсмерләр башлап җибәрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100