news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновскида һәлак булган башкортстанлылар гаиләләре ярдәм алачак
Башкортстан хөкүмәте карарына ярашлы, һәлак булучылар гаиләләренә 250шәр мең, ә яраланган солдатларга 125әр мең сум күләмендә акча биреләчәк
Скопировать ссылку
(Уфа, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Ульяновскидагы “31нче арсенал” хәрби саклагычында бу дүшәмбедә булган шартлауда һәлак булган Башкортстан хәрбиләре гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Башкортстан хөкүмәте карарына ярашлы, һәлак булучылар гаиләләренә 250шәр мең, ә яраланган солдатларга 125әр мең сум күләмендә акча биреләчәк.
Ульяновский шәһәрендә тәгаен кемнәрнең гомере өзелүе турында башта, ни сәбәпледер, хәбәрләр бирелмәде. Инде ачыклануынча, анда һәлак булганнарның һәммәсе дә 10 көн элек булган шартлаулар нәтиҗәләрен бетерү өчен Башкортстаннан җибәрелгән хәрбиләр булган.
Башкортстаннан барган хәрбиләр 23 ноябрьдә ун көн элек булган шартлаулар вакытында янчелгән снарядларны машинага төйи башлый. Алар аны шәһәрдән читкә алып китеп зарарсызландырырга тиеш була. Әмма шул чакта шартлаткыч, көтмәгәндә-уйламаганда, шартлый һәм 8 хәрбинең гомерен өзә. Тагын ике кеше каты яралана. Шулай итеп 10 көн элек булганнан да зуррак кайгы-хәсрәт китерә бу янчелгән снаряд.
Каза күрүчеләрнең барысы да Уфа янындагы Алкино-2 авылының 63494 санлы хәрби бүлегеннән килгән була. Капитаннар Дмитрий Щербин белән Дамир Савиных, шулай ук солдатлар Рөстәм Сөләйманов, Наил Урманов (икесе дә Чишмә районыннан), Бөрҗән районыннан Инсур Имангулов, Стәрлетамак шәһәреннән Евгений Долгов шартлау булган урында ук һәлак була. Авыргазы районыннан хәрби хезмәткә чакырылган сержант Марат Сәгыйтов белән Бөрҗән районы егете, кече сержант Илһам Азнагулов каты яралана. Әле алар дәваханәдә калдырыла.
Әлеге каза турында хәбәрләр алыну белән, Башкортстан җитәкчелеге ашыгыч киңәшмә үткәрде һәм һәлак булучыларның гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтү турында килеште.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2