news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида «Ләйли Җамал» мәчетен җәйгә кадәр ачарга җыеналар

Ульяновскида «Ләйли Җамал» мәчетен җәйгә кадәр ачарга җыеналар
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Ләйли Җамал» мәчете тиздән ачылачак» дигән язма чыкты.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Хәзерге вакытта Засвияжье районының «Юго-Западный» микрорайонында Ульяновск өлкәсендәге иң зур мәчетне төзү эшләре ахырына якынлашып килә.

Кыямәт көнендә тәмуг утыннан котылуга сәбәп булсын өчен, әйдәгез, һәркайсыбыз шушы изге эшкә үз өлешебезне кертик әле. Төзелешне тәмамлау өчен әллә ни күп тә кирәкми. Бергә һәм бердәм булуыбызны күрсәтеп, 100, 200 яки 1000 сумны сәдака итеп бирсәк һәм җәннәттә үз йортыңны салып кую мөмкинлеге булуы турында туганнарыбызга, дусларыбызга, якыннарыбызга, күршеләребезгә дә җиткерсәк, шәһәребездәге иң зур Аллаһы йорты төзелеп бетәчәк, ин ша Аллаһ.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә безгә бик тә шатлыклы хәбәр җиткерә: «Кем Аллаһы хакына мәчет төзесә, Аллаһы җәннәттә аңа йорт төзер».

Мәчетне якын киләчәктә – җәй башына кадәр ачу күздә тотыла. Аллаһы Тәгаләнең әҗер-сәвабын алырга ашыгыгыз!

Мечеть «Лайли Джамал». Адрес: Ульяновск, Камышинская урамы, 131 йорт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100