news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида күп балалы гаилә йорт салып, яшелчә үстерергә, кош-корт асрарга җыена

Ульяновскида күп балалы гаилә йорт салып, яшелчә үстерергә, кош-корт асрарга җыена
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Үз йортларын салырга җыеналар» дигән язма чыкты.

Вешкайма район үзәгендә яшәүче күп балалы Ахмеровлар гаиләсенә үз йортларын салу өчен җир участогы бүлеп бирелде.

Гүзәлия һәм Айрад Ахмеровлар өч бала – Аделия, Диләрә белән Мөхәммәдне тәрбияләп үстерәләр. Алар үз йортларын Вешкайма бистәсендә төзергә ниятли. Үз йортыбызны салып кергәч, барлык теләк һәм хыялларыбызны да тормышка ашыру мөмкинлеге туар иде, ди Ахмеровлар. Айрад белән Гүзәлия бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерергә, йортларында кош-корт асрарга җыеналар.

Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә җир участогы түләүсез бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot