news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Ислам мәдәнияте үзәгендә беренче тапкыр балалар өчен ифтар булды

Ульяновск шәһәренең Засвияжье районында урнашкан Ислам мәдәнияте үзәгендә беренче тапкыр балалар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Мәҗлескә татар теле курсларына йөрүче балалар чакырулы иде. Башларына түбәтәй кигән малайлар һәм яулык бәйләгән кызлар күмәкләшеп әти-әниләре, әби-бабалары белән билгеләнгән вакытка мәхәлләгә килделәр.

«Биләр» мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин балаларга тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Аның шәкертләре моңлы тавышлары белән Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр.

Балалар өлкәннәр белән бергә авыз ачканнан соң, аларны ифтар мәҗлесе көтә иде. Ифтар мәҗлесендә катнашкан балалар Ислам - яхшылыкка өндәүче, чисталыкка, тәртипкә өйрәтүче, әхлак сыйфатлары тәрбияләүче дин икәнлеген күңелләренә салып куярлар, Инша Аллаһ, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100