Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида Ислам мәдәният үзәгендә татар теле дәресләре үткәрелә
Ульяновск шәһәренең Засвияжье районында урнашкан Ислам мәдәният үзәгендә татар теле дәресләре үткәрелә. Быел балалар ана теле белән беррәттән гарәп телен дә өйрәнә. Бу хакта «Өмет» газетасының Телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Рузия апалары балаларны татарча сөйләшергә, язарга өйрәтә. Мәхәлләнең имам хатыйбы Хасиятулла хәзрәт аларга гарәп хәрефләре белән Ислам дине нигезләрен өйрәтә. Балалар дәресләргә бик теләп йөри», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз