Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида «Иң яхшы ана теле укытучысы-2025» өлкә конкурсы узды
Ульяновскиның 64 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Иң яхшы ана теле укытучысы-2025» өлкә конкурсы узды. Анда бәйгенең муниципаль этабында җиңгән унсигез рус, татар, чуваш һәм мордва теле укытучысы катнашкан. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Конкурсны ачу тантанасында өлкә мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев һәм милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре чыгыш ясаган һәм конкурсантларга уңышлар теләгән. Өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бүләкләр тапшырган.
«Иң яхшы ана теле укытучысы» конкурсында дүрт татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе - Иске Кулаткы бистәсенең 1 нче урта мәктәбеннән Рәсимә Алиева, Барыш районы Зөя Башы авылы мәктәбеннән Әлфия Батраева, Ульяновск шәһәренең 64 нче мәктәбеннән Рания Абдуллова һәм Чардаклы районының Үрән урта мәктәбеннән Фәридә Сафиуллова үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз