news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида «Иң яхшы ана теле укытучысы-2023» өлкә конкурсында Гүзәл Сәмигуллина җиңде

Ульяновскида «Иң яхшы ана теле укытучысы-2023» өлкә конкурсында Гүзәл Сәмигуллина җиңде
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Гүзәл Сәмигуллина – иң яхшы ана теле укытучысы» дигән язмасы чыкты.

Ульяновскиның 64 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Иң яхшы ана теле укытучысы-2023» өлкә конкурсы узды. Анда бәйгенең муниципаль этабында җиңгән уналты рус, татар, чуваш һәм мордва теле укытучысы катнашты.

Конкурсның финал өлешен үткәрү урыны итеп 64 нче мәктәп юкка гына сайланмаган. Милләттәшебез Лилия Мостафина җитәкләгән әлеге мәгариф учагында ана телләрен һәм милли мәдәниятләрне саклап калып үстерү, халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатында зур эш алып барыла. Татар, чуваш, мордва телләрен өйрәнү буенча түгәрәкләр оештырылган. Идел буе халыкларының милли музейлары эшләп килә.

Конкурсны ачу тантанасында өлкә мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев һәм милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре бу хакта горурлык хисе белән сөйләделәр.

«Иң яхшы ана теле укытучысы» конкурсында өч татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе – Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбеннән Гүзәл Сәмигуллина, Иске Кулаткы бистәсенең Россия Герое Р.Хәбибуллин исемендәге 2 нче урта мәктәбеннән Әлфия Заитова һәм Ульяновск районының Большие Ключищи урта мәктәбеннән Венера Шәрипова үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте.

Мәртәбәле жюри – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстанның атказанган укытучысы Нәсиха Ягудина һәм «Иң яхшы ана теле укытучысы-2022» бәйгесендә җиңүче Гөлназ Шәрәфетдинова конкурсантларның белемнәрен гадел бәяләде.

Бәйге ике өлештән гыйбарәт иде. Укытучылар 64 нче мәктәп укучылары ярдәмендә ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Конкурсантларның бәйгегә ныклап әзерләнеп килүләре сизелде. Алар дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырды һәм кыска гына вакыт эчендә балаларны күп нәрсәгә өйрәтте.

Татарстанның атказанган укытучысы Гүзәл Сәмигуллинаның дәресне җанлы итеп үткәрүе, балалар белән уртак тел табып эшләве жюри әгъзаларында соклану тудырды. Гүзәл Илдус кызы дәрес үткәрү өчен гади генә теманы сайлаган – җылы сүз – җан азыгы дип атала ул. Дәрестә балалар татар теле кагыйдәләрен өйрәнеп, тәмле сүзләр дә таптылар, гаилә төшенчәсенә дә тукталдылар, бәхетле булу серләренә дә төшенделәр.

Әлфия Заитова татар халык авыз иҗатын өйрәнүне, аларны төркемнәргә бүлеп, лэкбукларга (папка) тутыруны дәрес темасы итеп сайлаган иде. Дәрестә укучылар бөтен күңелләрен биреп, матур итеп лэкбуклар ясады, хәтта халык авыз иҗатын – бәетләр, табышмаклар, әкиятләр өйрәнергә вакыт та калмады. Мәктәпләрдә ана телен өйрәнү өчен атнасына бер сәгать вакыт бирелә, шуның һәр минутын файдалы итеп үткәрергә кирәк шул.

Өченче конкурсант Венера Шәрипова әле күптән түгел генә түгәрәккә йөрүче балаларга татар телен өйрәтә башлаган икән. Венера Әгъзаметдин кызы сайлаган тема да бик үзенчәлекле иде. Дәрестә малайлар һәм кызлар халкыбызның милли һәм дини бәйрәмнәрен искә төшерделәр. Укытучының дәресне уен формасында үткәрүе мактауга лаек. Алар тиз арада милли орнаментлар белән бизәп түбәтәй, калфак, читек, алъяпкыч ясарга өйрәнде.

Венера Әгъзаметдин кызының дәресне рус телендә алып баруы жюри әгъзаларының кәефен бераз төшерде, билгеле. Алар, балалар ана телен начар белсәләр дә, һәр дәрестә татар теленә игътибар бирергә, уеннарны да, класстан тыш чараларны да ана телендә үткәрергә киңәш итте.

Мәртәбәле жюри Гүзәл Сәмигуллинаны «Иң яхшы ана теле укытучысы-2023» конкурсында җиңүче итеп билгеләде. Әлфия Заитова икенче урынга лаек табылды. Ә өченче урын Венера Шәриповага бирелде.

Төбәк конкурсында җиңү бәхетенә ирешкән ана теле укытучыларын өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министры урынбасары Ирина Кисилева, өлкә мәгариф үсеше институты директоры Сергей Андреев, Губернатор администрациясенең милли һәм дини мәсьәләләр буенча идарә начальнигы Сергей Паховский һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм 50, 30, 20 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.

«Конкурста катнашкан һәр укытучыга рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә аларга тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын. Быел җиңүче итеп танылган Гүзәл Сәмигуллина киләсе елда мәркәзебез Казанда Бөтенроссия конкурсында Ульяновск өлкәсен тәкъдим итәчәк»,- диде өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100