Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновскида Идел буе Болгар дәүләтенә багышланган күргәзмә ачылды
Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Бөек Болгар ядкарьләре» дигән язма чыкты.
Ульяновск өлкәсенең И.А.Гончаров исемендәге крайны өйрәнү музеенда Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында сакланган ядкарьләр күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәне рәсми рәвештә ачу тантанасында Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Ульяновск өлкәсенең И.А.Гончаров исемендәге крайны өйрәнү музее, «Болгар яңарышы» мәгърифәтчелек оешмасы вәкилләре, Ульяновск дәүләт педагогия университеты студентлары, шәһәребез халкы катнашты.
«Без әлеге күргәзмәдә хәзер Болгар музей-тыюлыгы җәелеп киткән урында заманында гөрләп торган Идел Болгарстаны дәүләте белән аның башкаласы Шәһри Болгарның гаҗәеп дәрәҗәдә гүзәл, күркәм, бай, бөтен яктан да үсеш юлыннан барган булуын күрсәтергә теләдек. Күргәзмәдәге һәрбер фрагмент, хәттә кечкенә генә ядкарь дә ул заманны һәм шул чорда безнең җирлектә яшәгән халыкны күз алдына китерү мөмкинлеге бирә. Археологлар өчен һәрбер экспонат кадерле, бәһасез, чөнки ул фән, археология һәм тарих юнәлешендә яңа ачышларга этәргеч бирергә сәләтле», - диде Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының үсеш буенча директор урынбасары Лилия Сафина.
Күргәзмәдә 550дән артык археология ядкаре – X-XV гасырлардагы, ягъни Болгар каласы чәчәк аткан чордагы артефактлар урын алган. Әлеге экспонатлар Шәһри Болгарда һәм тирә-юнь территорияләрдә көн күргән халыкның төрле якларын – һөнәрчелек белән сәүдә эшләрен, көндәлек тормыш-көнкүрешен күрсәтә. Биредә һәркемдә кызыксыну уятырлык төрле әйберләр – керамикадан эшләнгән суүткәргеч торбалары, бронзадан ясалган көзгеләр, муенсалар, шахматлар һ.б. күрергә мөмкин.
Идел Болгарстаны дәүләте гасырлар буе халыкара әһәмияткә ия һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге булып исәпләнә. Күргәзмәгә җирле кәсепчеләр, кул осталары ясаган әйберләр белән беррәттән, иң ерак чит илләрдән кайтартылган ядкарьләрне дә куйганнар. XII гасыр ахыры – XIV гасыр башында Кытайда фарфордан эшләнгән чынаяклар әнә шундыйлардан.
Ульяновск өлкәсе И.А.Гончаров исемендәге крайны өйрәнү музееның сектор мөдире Марат Гисматуллин фикеренчә, шундый зур масштаблы археологик күргәзмәләр – безнең шәһәребез өчен мөһим вакыйга, ә Болгарга багышланган коллекцияләр крайны өйрәнү музеенда ХХ гасыр башында ук инде туплана башлый.
«Безнең музейханәгә нигез салучы танылган археолог Владимир Николаевич Поливанов ХХ гасыр башында археологик табылдыклар юнәтү максаты белән берничә тапкыр Казан губернасының Спас өязе Болгар авылына бара. Ул чакта Сембер губернасының гыйльми архив комиссиясенең Тарих-археология музее дип исемләнгән музеебызда болгар чорына багышланган бүлек эшләп килгән. ХХ гасыр башында безнең музейга кайтартылган экспонатлар бүгенге көнгә кадәр саклана. ХХ гасыр уртасында безнең шәһәр Шәһри Болгар белән элемтәләрен яңартып җибәрә. Әлеге күргәзмәгә Дмитрий Иванович Архангельскийның иҗат җимешләрен куйдык, анда Болгар авылы күренешләре һәм археологик казу эшләре сурәтләнгән, шулай ук әлеге казу эшләре нигезендә ясалган фәнни реконструкцияләү белән танышырга мөмкин. Танылган совет археологы Алексей Петрович Смирнов беренчеләрдән булып уникаль һәйкәлне – Болгар шәһәрлеген тикшереп өйрәнүгә керешә. Аның фәнни тикшеренү материаллары шулай ук безнең музейда кадерләп саклана»,- дип сөйләде Марат Гисматуллин.
Яңа гына ачылган күргәзмә буенча беренче экскурсияне Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының музей коллекцияләрен саклау бүлеге мөдире Суфия Пахомова үткәрде.
Күргәзмә 20 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз