news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида хәләл кибет ачылды

Кибет хуҗалары хәләл ит ризыклары җитештерү цехы да ачарга ниятли

Ульяновскида хәләл кибет ачылды
http://tatar-congress.org

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә генә Ульяновскиның татарлар күпләп яши торган төньягында хәләл-кибет ачылды. Хуҗалар белдергәнчә, яңа ачылган кибеттә бары тик авылда җитештерелгән экологик продуктлар гына сатылачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Чувашиянең Шыгырдан һәм Урмай авылы татарлары күпләп терлек асрап тирә-юньдәге шәһәрләрне элек-электән ит белән тәэмин итәләр. Кибетне ачучы абыйлы-энеле Ленар һәм Самат Текмеевларның да әти-әниләре шунда яшиләр. Хуҗалыкта дистәләгән эре мөгезле мал-туар тоталар», — дип хәбәр итә Ульяновскидан Рәмис Сафин.

Алсу белән Шамил Текмеевлар гаиләсендә ике егет үсә, бүген инде үзләре дә гаиләле. Саматның киләчәккә дә планнары зурдан. Әгәр эшләре җайга салынып, сәүдә уңышлы китсә, ул хәләл ит ризыклары җитештерү цехы да ачарга ниятли, диелә бу хәбәрдә.

«Менә ниһаять, бөек Тукаебыз язганча, семберлеләрнең „җиде корбан чалып сораган теләкләре“ тормышка ашты. Борынгы шәһәрнең татарлар күпләп яши торган районында бүген хәләл кибет ачылды», — дигән Рәсүл хаҗи Фәткулллов, Ульяновск өлкәсе мөфтие урынбасары.

Соңгы мәгълуматлар буенча, Ульяновск шәһәрендә 50 меңнән артык татар гомер итә, ислам динен тотучы тагын бик күп мөселман дин-кардәшләребез дә байтак. Алар өчен шәһәрдә 12 мәчет эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot