news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә узды

Ульяновскида Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә узды

Ульяновск шәһәренең 2 нче Җәмигъ мәчете карамагында эшләп килүче «Сальсабиль» балалар үсеше үзәгендә Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә узды. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Миннебаева җитәкчелегендә балалар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, аның әкиятләре буенча рәсемнәр ясадылар. Балалар бөек әдипнең гомер юлы белән дә таныштылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100