news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида өч буын артист «День Победы» җырын башкарды

Идел буе федераль округы артистлары үз телләрендә композитор Давид Тухмановның Владимир Харитонов сүзләренә язылган «День Победы» җырын башкарды.

Ульяновскида өч буын артист «День Победы» җырын башкарды

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе Идел буе федераль округында үткәрелә торган марафонга кушылды. Өч буын артист, яшь вокалчылардан алып танылган җырчыларга кадәр Давид Тухманов белән Владимир Харитонов иҗат иткән «День Победы» җырын башкарды.

Акциядә «Волга» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Волонтеры Победы» иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары, Ульяновск дәүләт педагогика университеты студентлары һәм «Соловушка» Россиянең атказанган халык иҗаты коллективы катнашты.

 «Соловушка» вокал коллективы — патриотик тәрбия өчен илкүләм премия лауреаты. Аның артистлары 400гә якын җыр иҗат иткән, алар Россиядә һәм аннан читтә дә башкарыла. Аерым алганда, нәкъ менә «Соловушки» музыкантлары «Президент ярышлары» Бөтенроссия укучылар спорт ярышлары өчен гимн уйлап тапкан.

«Безнең коллективның «Безнең Җиңү көне» проектында катнашуы белән горурланам. Аның халыкларны берләштерү идеясе безнең илдә яшәүче һәркемгә якын. Ульяновск өлкәсендә бөтенхалык акциясе өч буынны — танылган артистларны, яшь җырчыларны һәм укытучыларны берләштергән. Аның уникальлеге һәм буыннар алмашу мөһимлеге нәкъ шунда», — диде «Соловушка» җитәкчесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Нужина.

«Җиңү көне — минем һәм барлык халык тормышында иң әһәмиятле һәм мөһим көннәрнең берсе. «День Победы» җыры бу истәлекле датаның аерылгысыз символы булып тора», — диде «Волга» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Иван Самойлов.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «День Победы» җырын төбәкләрнең дәүләт телләрендә башкару марафоны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылды. Композицияне Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Самара өлкәсе, Татарстан, Түбән Новгород өлкәсе, Пермь крае һәм Саратов өлкәсе артистлары башкарды инде. Хәзер Ульяновск өлкәсе эстафетаны Пенза өлкәсенә тапшыра.

Ульяновск өлкәсендә видеоклиплар «Репортер73» һәм «Ульяновская правда» телеканалларында трансляцияләнә. Моннан тыш, барлык төбәкләрнең җырларын «Вконтакте», «Одноклассники», Инстаграм һәм Фейсбук социаль челтәрләрендә, шулай ук YouTube видеосервисында #песнипобедыПФО һәм #нашденьпобеды хештеглар буенча табарга мөмкин. Марафонда катнашучыларның җырлары радиостанцияләр эфирында да яңгыраячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100