Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида «Без» дип исемләнгән халык иҗаты фестивале узды
Ульяновск шәһәренең «Патриот» мәдәният сараенда «Без» («Мы») дип аталган халык иҗаты фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада катнашучыларны һәм тамашачыларны Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары А.М. Коробко сәламләде.
Фестивальнең ачылу тантанасында татар, чуваш һәм мордва милли-мәдәни автономияләре рәисләре чыгыш ясады. Алар үз чыгышларында халыклар арасындагы дуслыкның һәм бердәмлекнең бүгенге көндә һәрвакыттагыдан да мөһимрәк булуын ассызыклады. Фестиваль төбәктә яшәүче халыкларның мәдәни мирасын һәм дуслык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытуга юнәлдерелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз