news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида «Без - бергә» милли мәдәниятләр фестивале узды

«Без - бергә» милли мәдәниятләр фестивале Новоспасское районының зур гаиләсен кабат бер мәйданга җыйды. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Ярминкә, мастер-класслар, спорт ярышлары, тәмле аш-су белән милли утарлар - һәркем күңеленә хуш килгән шөгыльне тапты.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә милләтара бердәмлекне ныгытуга зур өлеш кертүче оешмаларга һәм мәдәни автономияләр активистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Фото: © Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы

news_right_1
news_right_2
news_bot