Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида берничә китап авторы Динә Сафинаның иҗат кичәсе узды
Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә өлкә татар язучылар берләшмәсе әгъзасы, җирле шагыйрә, берничә китап авторы Динә Сафинаның иҗат кичәсе узды. Әдәби чарада аның иҗатташ дуслары, туганнары һәм шигърият сөючеләр катнашты. Бу хакта «Өмет» газетасында Рузия Хәлимова хәбәр итте.
Каләм иясенең тормыш һәм иҗат юлына күз салыйк әле. Динә кече яшьтән үк әнисе белән әбисеннән дини тәрбия алып үсә, әхлак кагыйдәләрен сабый чактан ук күңеленә сеңдерә, Аллаһыны олыларга, шайтан вәсвәсәсенә бирелмәскә өйрәнә. Җиде яше тулгач ул Үзәк Җәмигъ мәчете карамагындагы татар гимназиясенә беренче сыйныфка укырга керергә хыяллана. Әмма аның хыялы тормышка ашмый кала. Нәкъ шул чорда әлеге мәктәп ябыла һәм нәни Динә китаплар тутырган букчасын тагып өйләре янәшәсендәге белем учагына укырга бара.
Әнисе Равия апа кызының күпкырлы шәхес булып үсүен теләп, төрле түгәрәкләргә йөртә. Башлангыч сыйныфта укыганда ук Динә спорт белән шөгыльләнә башлый. Аэробика буенча төрле шәһәрләрдә чыгышлар ясый һәм призлы урыннар ала. Мәктәпне тәмамлап, балигълык яшенә җиткәч, Динә олы тормыш юлына басарга әзерләнә. Алда зур мөмкинлекләр һәм уңышлар көтә. Бала вакытында ук күңеленә салынган орлык шытып чыга һәм ул Ислам дине кануннарына буйсынып яши башлый – мәчеткә йөри, ураза тота, намаз укый, дин сабаклары ала.
Эчке дөньясы, калебе хис-тойгыларга бай кыз иҗатка тартыла, күңел төпкелендә туган шигъри юлларны кәгазь битләренә сала. Озак еллар Үзәк Җәмигъ мәчетендә хисапчы булып эшләгән Фәрзәния апа аны «Өмет» газетасы редакциясенә алып килә. Шулай итеп Динәнең тагын бер хыялы гамәлгә аша – тәүге шигырьләре һәм мәкаләләре газета битләрендә урын ала. Дөрес, мәктәптә бары тик рус телендә генә белем алган шагыйрә шигырьләрен рус телендә иҗат итә. Озак та үтми, иманлы шагыйрәнең берничә шигыре «Сембер язлары» альманахына кертелә.
Максатына ирешүчән кыз акрын гына иҗат дөньясына чума – өлкә татар язучылар берләшмәсенең актив әгъзасына әверелә. Каләмдәшләре Гөлсинә Ханәфи белән Сәгыйть Бәдретдинов Динә Сафинаның берничә шигырен татар теленә тәрҗемә итеп, аңа юл күрсәтәләр.
Яшь шагыйрәнең тагын бер күптәнге теләге чынга аша – иҗат җимешләре тупланган китап басылып чыга. Анда авторның бары тик игелекле гамәлләр кылып яшәргә, олыларны хөрмәт итәргә, ир белән хатын арасындагы мәхәббәтне сакларга чакырып язган шигырьләре урын алган.
Иҗат кичәсен Динәнең әнисе Равия апа Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Аннары өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов, «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, китапханә мөдире Гөлфия Сәмигуллина, каләмдәшләре, дуслары Динә ханымның иҗатына соклануларын белдерделәр һәм иҗат уңышлары теләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз