news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге XI Төбәкара театр фестивале узды

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге XI Төбәкара театр фестивале узды
Фото: emet73.ru

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә үзешчән татар халык театрларының Татарстанның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге унберенче төбәкара фестивале узды. Халыкара театрлар көнендә сәхнә осталары ике ай барган фестивальне рәсми рәвештә ябу тантанасында катнаштылар. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Театр сәнгатен сөючеләр фестиваль кысаларында барлыгы тугыз спектакль карады. Сембер сәхнәсендә өлкәбезнең дүрт театр коллективы һәм Татарстанның Апас, Менделеевск, Буа районнары артистлары осталыкларын күрсәтте.

Фестивальне Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының «Бердәмлек» татар халык театры (режиссеры – РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шакурова) ачып җибәргән иде. Алар танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның көн кадагына – туган тел, милләт язмышы темасына туры китереп иҗат иткән «Түгәрәкнең чите юк» әсәре буенча сәхнәләштерелгән сатирик комедиясен тәкъдим итте. Билгеле, спектакльне караганнан соң тамашачы уйланырга, аңарда төрле фикерләр туарга тиеш. «Бердәмлек»леләр чыгышыннан соң да милләттәшләребездә каршылыклы фикерләр барлыкка килде. Берәүләр, автор яклы булып, яшь буынның ана телен белмәвендә түрәләрне, мәктәп директорларын гаепләргә ашыкты. Икенчеләре исә, балага ана телен гаиләдә әти-әнисе, әби-бабасы өйрәтергә тиеш дип саный. Бары тик бергәләп, кулга-кул тотынышып эшләсәк кенә бала-оныкларыбызда туган телгә мәхәббәт тәрбияләп, уңай нәтиҗәләргә ирешербез.

Фестиваль көннәрендә Ульяновскиның «Киндяковка» мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» татар халык театры (режиссеры – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова) драматург Салават Әбүзәровның «Газаплы гомер» спектаклен күрсәтте. Җәмилә Зәйдулла кызы җитәкчелек иткән үзешчән артистлар үзләренең рольләрен җаваплылык хисе тоеп, җиренә җиткереп башкардылар. Тамашачы спектакльне бер сулышта, хәтта тын алырга да базмыйча карады. Төп герой Сәлимне кызганып елап та алды. Җәмилә ханым спектакльләрнең уңышлы килеп чыгу сере белән дә бүлеште.

«Сәхнәдә чиле-пешле әзерләнгән спектакль куеп, халыкны театрдан биздерергә ярамый. Артистның үз роленә туры килүе дә бик мөһим»,- ди ул.

Хәзер инде традициягә кергән фестивальдә быел беренче тапкыр Чардаклы районының «Абдулла йолдызлары» театр коллективы (режиссеры – Гүзәлия Некрасова) катнашты һәм тамашачы мәхәббәтен яулады. Алар күренекле язучы Әнгам Атнабаевның «Ана хөкеме» әсәрен искиткеч оста сәхнәләштерделәр. Хәзерге заманда авыл җирендә театр коллективы оештырып, аны эшләтеп җибәрүе бер дә җиңел түгел. Рольләргә туры китереп артистлар табу, йорт эшләрен, гаиләне ташлап репетицияләргә йөрү зур тырышлык һәм үҗәтлек таләп итә.

«Үз эшенең чын остасы – сәләтле режиссер Гүзәлиянең авылга күченеп кайтуына бик тә сөенәбез. Безне һәрвакыт дәртләндереп торучы, декорацияләр ясарга да, транспорт белән дә ярдәм итеп торучы «Алга» хуҗалыгы рәисе Самат Солтан улы Насыйровка чиксез рәхмәтлебез. Шундый милләт җанлы җитәкчеләр булганда сәхнәгә чыгып уйнавы да күңелле»,- ди һәвәскәр артистлар.

Ә фестивальне ябу хокукы Татар мәдәният үзәгенең Барый Тарханов исемендәге театр коллективына (режиссеры – Венера Хусаинова) бирелде. Үзешчән артистлар данлыклы драматург Данил Салиховның «Кызлар капкыны» спектаклен күрсәттеләр. Венера Шәүкәт кызы кыска гына вакыт эчендә яшь, сәләтле, сәхнәдә чыгыш ясарга ашкынып торучы дистәдән артык артистны үз тирәсенә тупларга өлгергән. Сәхнә осталары арасында ир-атлар булуы аеруча сөендерә. Хәзер аларның һәркайсы алдында үз өстендә эшләү, шомару, репетицияләргә йөрү һәм, әлбәттә инде, уңышка ирешкән коллегаларыннан өйрәнү бурычы тора.

Тагын шунысын да истә тотарга кирәк, тамашачыны көлдерәм дип сәхнәдә артык кыланырга, ямьсез сүзләр ычкындырырга ярамый. Театр тамашачыны тәрбияләргә тиеш.

Киләчәктә әлеге коллектив та уйландырырлык, җитди спектакльләр куяр дип өметләнәбез.

Фестивальне рәсми рәвештә ябу тантанасында сәнгать коллективларын Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде. Алар театрлар фестивален үткәрү проектын уңышлы тормышка ашырган өчен Татар мәдәният үзәге коллективына рәхмәт белдерделәр. Лауреат исеменә лаек булган һәр иҗат коллективына оештыру комитеты исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot