news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге​ унынчы​ төбәкара фестиваль тәмамланды

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә ике ай дәвамында үзешчән татар халык театрларының Татарстанның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге​ унынчы​ төбәкара фестивале узды. 27 мартта —​ Халыкара театрлар көнендә фестивальне рәсми рәвештә​ ябу тантанасы булды. Бу хакта «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.

Сембер тамашачысы фестиваль кысаларында унике спектакль карады ​ Фестивальдә өлкәнең дүрт театр коллективы - Ульяновск шәhәренең «Киндяковка» мәдәният йорты карамагында эшләп килүче «Нур» татар халык театры, Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының «Бердәмлек» халык театры, Иске Кулаткы район мәдәният йортының халык театры һәм Татар мәдәният үзәге каршында эшләп килүче Б.Тарханов исемендәге татар халык театры коллективы катнашты.

Мәдәният үзәге сәхнәсендә шулай ук Татарстанның Тәтеш, Апас, Менделеевск, Буа районнары театр артистлары да чыгыш ясады.Театр сәнгатен сөюче милләттәшләребезне мөхтәрәм кунаклар – Ульяновск өлкәсенең милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина, жюри рәисе - Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркова һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде.

Оештыручылар тарафыннан һәр коллективка дипломнар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100