news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге төбәкара театр фестивале тәмамланды

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге төбәкара театр фестивале тәмамланды
Фото: Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналы

Ульяновск шәһәрендә үзешчән татар халык театрларының Барый Тарханов исемендәге төбәкара театр фестивале тәмамланды. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Анда өлкә авыл-районнарында эшләп килүче үзешчән театрлар белән берлектә Татарстанның Апас, Менделеевск, Яшел Үзән, Буа районнары коллективлары Ульяновск тамашачысына 10 спектакль тәкъдим итте.

Фестивальне ябу хокукы Иске Кулаткы районының татар халык театрына бирелде. Алар танылган драматург Илгиз Зәйниевнең «Люстра» спектаклен күрсәттеләр. Фестивальне ябу тантанасында лауреат исеменә лаек булган һәр иҗат коллективына да оештыручыларның дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100