news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида «Бәби туе» йоласын күрсәттеләр

Ульяновскида «Бәби туе» йоласын күрсәттеләр
Фото: "Өмет" газетасы телеграм-каналы

Ульяновск шәһәренең Зөя аръягы районы «Ак калфак» татар хатын кызлары оешмасы «Бәби туе» йоласын күрсәтте. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Йола барышында «Ак калфак»лылар тамашачыга Сембер татарларының гореф-гадәтләрен - балага бишек әзерләү, мәгънәле татар исеме кушу, дөге бәлеше пешереп кунакка бару, бәби чәе уздыруны күрсәттеләр.

«Халкыбызның онытылып килүче йолаларын кире кайтару һәм яшьләргә тапшырып калдыру буенча эзлекле эш башкарабыз. Бәйрәмдә яшьләрнең һәм татар теле дәресендә укучы балаларның катнашуы бик шатландыра» – ди җирле Ак калфак оешмасы җитәкчесе Рузия Хәлимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot