news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Бөтенроссия сабантуе күчмә символ-билгесе халыкка тәкъдим ителде

Бәйрәм киләсе елга 17-18 июнь көннәрендә булачак

Ульяновскида Бөтенроссия сабантуе күчмә символ-билгесе халыкка тәкъдим ителде
https://tatar-congress.org

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск татар мәдәният үзәгендә киләсе елда Ульяновскида узачак Бөтенроссия сабантуе күчмә символ-билгесе халыкка тәкъдим ителде.

Ул бәйрәм җиткәнче биредә булачак, ә киләсе елда районнарда узачак татар мәдәнияте көннәрендә аны шул авылларга да алып барачаклар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

17-18 июнь көннәрендә булачак бәйрәмгә чаклы өлкә халкы аны күреп, теләгәннәр аның янында фотога төшү мөмкинлегенә ия булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100