news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Ахсән Ихсановның «Күңелем һәрчак туган ягымда» шигырьләр җыентыгы чыкты

Ульяновскида Ахсән Ихсановның «Күңелем һәрчак туган ягымда» шигырьләр җыентыгы чыкты

Ульяновск шәһәрендә яшәп иҗат итүче Ахсән Ихсановның «Күңелем һәрчак туган ягымда» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.​ Бу турыда Ульяновск татарларының «Өмет» газетасы телеграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Ахсән​ Ихсанов​ Самара өлкәсе Шенталы районы Денис авылында туып үскән. Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң,​ ул Ульяновск өлкәсендә югары белем алып, төрле оешмаларда җитәкче урыннарда эшли. Федераль дәрәҗәдәге​ ​ «Хезмәт ветераны»​ исеменә​ лаек була.​

«Илһам килгәндә, шигырьләр язу белән мавыгам. Шигырьләргә карата мәхәббәтне туган авылым мәктәбенең ана теле укытучысы - мәрхүм Мөхәммәт абый Әхмәдиев уятты. Аңа булган чиксез рәхмәтләрем дога булып ирешсен иде»,- ди​ автор.

«Исеменнән күренгәнчә үк, Ахсән абый шигырьләрен табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан, көн саен биш вакыт азан тавышы яңгырап торган, уңган-булган, кунакчыл милләттәшләребез көн күрүче​ туган авылына багышлап яза. Самими балачак, авыр булса да, гүзәл, рәхәт​ яшьлек елларын сагынуын да яшерми», диелә бу хәбәрдә.​

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100