Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида «Әпипә» өлкә хореографик фестиваль-конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә «Әпипә» өлкә хореографик фестиваль-конкурсы узды. Бәйгедә Ульяновск шәһәре солистлары һәм коллективлары катнашты, дип хәбәр итә «Өмет» газетасы.
Фестиваль-конкурста катнашучыларның иҗади осталыгы «Ялгыз бию» һәм «Хореографик коллектив» номинацияләрендә бәяләнде. Алар татар халык биюен һәм эстрада биюен тәкъдим иттеләр.
Шул ук көнне мәдәният үзәгендә яшь биючеләр өчен «Татар биюенең үзенчәлекләре» дип аталган семинар-практикум үткәрелде. Мастер-классны «Идел» бию ансамбле халык коллективы җитәкчесе Евгения Шишкина, «Волга» дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары, «Идел» бию ансамбле балетмейстерлары Федор Киселев белән Полина Семенова уздырдылар.
Хәзер инде традициягә кергән фестиваль-конкурсның гран-приена Красный Гуляй сәнгать мәктәбе укучысы Валерия Макарова лаек булды. Иске Үрәнбаш авылы мәдәният йортының «Йолдызлар» бию коллективы, Татар мәдәният үзәгенең «Идел» халык коллективы һәм Красный Гуляйның «Радуга» бию коллективы, Ульяновскиның «Акцент» һәм «Фаворит» ансамбльләре, Димитровградның «Юность» коллективы «Ансамбль» номинациясендә җиңүгә ирештеләр. Вероника Кочилова, Валерия Мухомодьярова, Анастасия Кириченко – «Соло» номинациясендә җиңүчеләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз