news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида «Әниләр һәм әбиләр» фестиваль-конкурсы үтте

Ульяновскида «Әниләр һәм әбиләр» фестиваль-конкурсы үтте
Фото: tatar-congress.org

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә зур тантана - «Әниләр һәм әбиләр» исемле матурлык, гаилә, ана назы өлкә фестиваль-конкурсына – өр-яңа проектка старт бирелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу зур бәйрәмдә бар яктан да үрнәк әниләрне, әбиләрне бер сәхнәдә хөрмәтлибез, аларның аш-суга осталыкларын, иҗади сәләтләрен күрәбез»,– диде Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, проектны гамәлгә куючы Рамилә Сафина.

Конкурсантларны һәм тамашачыларны өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм өлкәнең милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина сәләмләде.

Гүзәл затларның сәләтен мәртәбәле жюри бәяләде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot