Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида ана теле hәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы уза
Ульяновск өлкәсендә ана теле hәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы уза. Анда өлкә мәктәпләренең рус, татар, чуваш, мордва теле укытучылары катнаша. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Форум фойеда укытучылар hәм укучылар тырышлыгы нәтиҗәсендә әзерләнгән күргәзмәләр hәм мастер-классларны, милли сәнгать коллективларының чыгышын карау белән башланды.
Ана теле укытучыларының Төбәкара форумының пленар утырышын өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары Вадим Андреев ачып җибәрде һәм ана теле укытучыларына фидакарь hәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ул Карсун районы Нугай иле мәктәбеннән Равия Йосыповага губернаторның Мактау грамотасын тапшырды. Иске Кулаткы районының «Гөлчәчәк» балалар бакчасы тәрбиячесе Зәлфия Юмангулова, Ульяновск шәһәренең 21нче мәктәбеннән Рязановлар гаиләсе һәм Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп укытучысы Данис Насыйбуллин губернаторның Рәхмәт хатларын алу бәхетенә иреште, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз