Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида ана теле hәм әдәбияты укытучыларының өлкә форумы уза
Ульяновскиның 64нче мәктәбе базасында ана теле hәм әдәбияты укытучыларының өлкә форумы уза. Анда өлкә мәктәпләренең рус, татар, чуваш, мордва теле укытучылары ел дәвамында башкарылган эшләренә нәтиҗә ясый hәм киләчәккә планнар коралар. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы телеграм-каналы хәбәр итә.
Форум фойеда укытучылар hәм укучылар тырышлыгы нәтиҗәсендә әзерләнгән күргәзмәләр hәм мастер-классларны, милли сәнгать коллективларының чыгышын карау белән башланып китте. Укытучылар форумын өлкә губернаторы администрациясенең милли мәсьәләләр буенча идарә җитәкчесе Сергей Паховский ачып җибәрде. Ул өлкә Губернаторы Алексей Русскихның ана теле укытучыларына фидакарь hәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз