news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Әлфия Авзалова иҗатына багышланган «Картаямыни соң йөрәк» дигән концерт була

Ульяновскида Әлфия Авзалова иҗатына багышланган «Картаямыни соң йөрәк» дигән концерт була
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

7 мартта Ульяновск шәһәрендә Татар мәдәнияте үзәгендә Әлфия Авзалова иҗатына багышланган «Картаямыни соң йөрәк» дигән концерт була. Бу турыда өлкәнең «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр итте.

«Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әлфия Авзалова иҗатын яратучы кардәшләребез! Татар мәдәният үзәге 7 мартта Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Әлфия апаның иң шәп җырларыннан торган «Картаямыни соң йөрәк» дигән зур концерт программасын тәкъдим итә», диелә хәбәрдә.

Татар эстрадасының легендар артисты репертуарыннан иң популяр җырларны «Урама» фольклор ансамбле башкарачак.​

Адрес: Татар мәдәният үзәге (Нариманов пр., 25). Башлана - 17.30 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100