Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида «Ак кизләү» чишмәсен төзекләндерү эшләре башланды
Ульяновски өлкәсенең Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылында «Ак кизләү» чишмәсен төзекләндерү эшләре башланды. Ремонт эшләре «Тирә-юнь мохитне саклау» дип аталган дәүләт программасы буенча башкарыла. Бу хакта Ульяновск татарларының «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Чишмәләр территориясен төзекләндерү – мөһим һәм кирәкле чара. Аларны яңарту нәтиҗәсендә халыкны эчә торган чиста су белән тәэмин итүче чишмәләрнең экологик халәте яхшыра һәм авыл халкы тормышында зур эстетик һәм әхлакый әһәмияткә ия булган экологик оазис барлыкка килә.
«Ак кизләү» чишмәсе озак вакыт дәвамында начар хәлдә булган. Хәзер инде аның территориясен төзекләндергәннәр, түбәсе булган бура куйганнар. Чишмәне яңарту эшләрен шәхси эшмәкәр Ю.И.Титов башкара, диелә хәбәрдә.

Фото: © Ульяновск татарларының «Өмет» газетасы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз