news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида «1 нче мәхәллә» эшли башлавына ун ел тулган

Ульяновскида «1 нче мәхәллә» эшли башлавына ун ел тулган
«Өмет» газетасы

Ульяновск өлкәсендә чыгучы «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Ислам үзәге халкыбызга хезмәттә» дигән язмасы чыккан.

«Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында «1 нче мәхәллә» эшли башлавына быел ун ел була. Шул уңайдан Ислам мәдәни-агарту үзәгендә тантаналы чара һәм балалар Сабан туе гөрләп узды. Анда Губернатор администрациясе һәм өлкә Хөкүмәте, мәгърифәт һәм тәрбия, физик культура һәм спорт министрлыклары, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, күрше Татарстан һәм Чувашия республикалары, Самара өлкәсе вәкилләре, мәхәллә халкы катнашты.

Өлкә Губернаторы, шәһәр мэриясе һәм район хакимияте, татар эшмәкәрләре ярдәмендә намаз уку бүлмәсе буларак ачылган «1 нче мәхәллә» хәзер инде Ислам мәдәни-агарту үзәге статусына ия. Бүген әлеге үзәк карамагында балалар бакчасы, спорт секциясе, шахмат клубы, медицина кабинеты, гарәп графикасы нигезләрен һәм татар телен өйрәнү түгәрәкләре, МХО геройларына багышланган музей эшләп килә.

Үзәк йортында урнашкан татар халкының тормыш-көнкүреш музее белән тантаналы мәҗлесләр үткәрү залы да ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Биредә милли һәм дини тормыш тәүлек буе диярлек кайнап тора. Яңа шәһәр мөселманнары мәчеткә биш вакыт намазга йөри. Мәктәп яшендәге балалар җәйге сәламәтләндерү лагеренда динебез нигезләрен, татар телен өйрәнәләр һәм спорт белән шөгыльләнәләр. Ә «Ак калфак» оешмасының аш-суга оста кызлары тантаналар залында үткәрелгән Коръән ашларына, никах һәм балага исем кушу мәҗлесләренә әзерләнү белән мәшгуль.

Мәхәлләнең уньеллык юбилеена багышланган тантаналы чарага да халык мәйдан тутырып килде. Аларны бай эчтәлекле программа көтә иде. Физик яктан әзерлеге булган малайлар һәм үсмерләр татарча көрәш мәйданында бил алыштылар. Ә кыз балалар төрле мастер-классларда катнашып, иҗади осталыкларын сынап карады. Балалар Сабан туеның мавыктыргыч милли уеннарында сәләтләрен күрсәтеп, приз алучылар да шактый булды.

Ә милли моңга сусаган өлкәннәр, көне буе кояш кыздыруына да игътибар итмичә, сәнгать осталары концертын рәхәтләнеп карадылар. Мәркәзебез Казаннан татар сәхнәсе йолдызлары ИлСаф белән Базарбай, яшь башкаручы Рөстәм Егоров килгән иде бит. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының безгә музыкаль күчтәнәче бу, ди мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов. Иске Үрәнбаш авылы мәдәният йортының «Бәйрәм» ансамбле һәм «Ак калфак» активистлары чыгышын да тамашачы җылы кабул итте.

Ә Ислам үзәгенең шәрәфле кунаклар катнашында тантаналы рәвештә ачылган актлар залында түгәрәк өстәл утырышы узды. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм дин әһелләре «1 нче мәхәллә»нең үткән юлы, казанышлары һәм киләчәге хакында уртага салып сөйләштеләр. Үзәкнең төп таянычы һәм терәге булган Руслан Гайнетдинов өлкә Губернаторы тарафыннан татар-мөселман җәмәгатьчеленә бирелгән 1200 квадрат метрлы бинаның бүген халыкка хезмәт итүе турында белдерде. Ә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган 1,5 миллион сумлык сертификатка бинаның барлык тәрәзәләрен дә алмаштырдык, дип өстәде ул.

«Мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов һәм аның командасы тырышлыгы белән мохтаҗларга ярдәм күрсәтү үзәге булдырылды. Изге Рамазан аенда ашханәдә көн саен ифтарлар уза. Җомга көннәрендә бөтен кешене дә тәмле пылау белән сыйлыйлар. Әлеге мәхәллә төрле милләт һәм дин кешеләрен берләштерүче үзәккә әверелде»,- диде Руслан Шәвкәт улы.

Ә Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин яңалыклары белән бүлеште. Тиздән Яңа шәһәрдә сугыш кырларында ятып калган мөселман десантчылар истәлегенә мәчет сафка бастырылачак. «Юго-Западный» микрорайонындагы «Ләйли Җамал» мәчете карамагында мәдрәсә белән балалар бакчасы ачу күздә тотыла. Федерация урамындагы «Тарихи мәчет» карамагында да балалар бакчасы эшли башлый. Боларны барысын да яшь буынны традицион ислам кыйммәтләре нигезендә тәрбияләү максатында эшлибез, диде мөфти.

Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Ринат хәзрәт Раев Баш мөфти Тәлгать Таҗетдиннең тәбрикләү сүзләрен ирештереп, балаларда Ислам диненә мәхәббәт, аны дөрес аңлау омтылышы тәрбияләве өчен Рафаэль Назмутдиновка рәхмәтләрен җиткерде.

Сызран шәһәре мәчете имам-хатыйбы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев исә Ульяновск өлкәсе мөселманнарына, аерым алганда, әлеге Ислам үзәгенә һәрвакытта да ак көнләшү белән караулары турында җиткерде. Системага салып алып барылган эшләрегезнең нәтиҗәләренә чиксез сокланабыз, диде хәзрәт.

Губернатор администрациясенең милли һәм дини мәсьәләләр буенча идарә начальнигы Сергей Паховский фикеренчә, әлеге үзәк мәгариф, мәдәният һәм спорт үсешенә зур өлеш кертә, шуңа күрә халыкка рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүче шундый үзәкләрне мөмкин кадәр күбрәк ачарга кирәк. Ул төбәгебездә җирле халыклар (руслар, татарлар, чувашлар һәм мордвалар) санының елдан-ел кимүенә борчылуын да белдерде. Шул ук вакытта мигрантлар (күбрәге таҗикләр, үзбәкләр килә) саны арта бара – узган елда гына якын чит илләрдән безгә 54 меңнән артык кеше килеп урнашкан.

Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Козлова да Ислам үзәгенең күпкырлы эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бу проект милләтара бердәмлекне ныгытуга, яшь буынга әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән, шуңа күрә безнең министрлык тарафыннан аны тормышка ашыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк, диде ул. Министр урынбасары өлкә мөфтиенә рәхмәтләрен җиткерде. Ә Илдар хаҗи мөфтият белән министрлык арасында хезмәттәшлек итү турында килешүнең уңай нәтиҗәләр бирүе хакында хәбәр итте: хәзер шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә «Ислам дине нигезләре»н өйрәнү һәм хәләл ризыклар белән туклану мөмкинлеге бар. Моның өчен ата-аналар мәктәп директоры исеменә гариза язарга тиеш.

Губернатор урынбасары Александр Коробко, түгәрәк өстәл утырышын йомгаклап, халыкка, туган илебез Россиягә тугрылыклы хезмәт итүләре өчен «1 нче мәхәллә» активистларына төбәгебез башлыгы Алексей Русских исеменнән рәхмәт белдерде. Ә Ислам үзәге җитәкчесе Рафаэль Назмутдиновка үз куллары белән имзалаган Рәхмәт хатын тапшырды. Бүгенге катлаулы шартларда, махсус хәрби операция барган көннәрдә безгә бердәмлек һәм үзара аңлашу аеруча да кирәк, диде Губернатор урынбасары.

«1 нче мәхәллә»нең уньеллыгына багышланган бәйрәмнең тантаналы өлешендә катнашучыларны беренче булып Губернатор урынбасары Александр Коробко сәламләде. Аннары Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин мәхәлләне танытуга зур өлеш кертүчеләргә региональ диния нәзарәтенең медальләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Ә «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов җирле «Ак калфак» оешмасының тынгысыз йөрәкле гүзәл затларын өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары белән сөендерде.

Җылы тәбрикләү сүзләреннән соң барча милләттәшләребезне дә тантаналы мәҗлес көтә иде. Анда Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин һәм «Тарихи мәчет» имам-хатыйбы Марат хәзрәт Садуакасов Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыдылар һәм ил-көннәребезгә тынычлык, МХОда катнашучы ир-егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтуларын теләп дога кылдырдылар. Биредә шулай ук мәхәлләгә котлау сүзләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

«Җитәкчеләребезнең җылы сүзләре, әлбәттә инде, көч һәм дәрт өсти. Ә алда безне зур эшләр көтә. Ремонтны тәмамлап, балалар бакчасы белән мәктәпне тулы көченә эшләтеп җибәрәсе бар. Өлкә Хөкүмәте, шәһәр хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар эшмәкәрләре ярдәмендә барлык уй-ниятләребезне дә тормышка ашырырбыз дип ышанам», - ди мәхәллә рәисе, Заволжье районы татар автономиясе җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов».

news_right_1
news_right_2
news_bot