news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск татарлары милли китапханәгә йөздән артык татар басмасы тапшырган

Владимир Ленин исемендәге фәнни китапханә архивы уникаль китаплар белән тулыланган.

Ульяновск татарлары милли китапханәгә йөздән артык татар басмасы тапшырган
Рамил Гали

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән төбәкнең Владимир Ленин исемендәге фәнни китапханәсендә беренче тапкыр «Китап бүләк итү көне» узган. Китапханә киштәләре йөзләгән татар китабы белән тулыландырылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин сөйләде.

«Губернатор Сергей Морозов карары белән, 2021 ел Ульяновск өлкәсендә „Китап елы“ дип игълан ителде. Китапка кагылышлы чаралар инде быелдан ук башланды. 180 еллык тарихы булган китапханәгә татар китаплары тапшырылды. Әйтик, биредә танылган Акчуриннар нәселенең гаилә китапханәсеннән 200гә якын уникаль китап саклана. Алар арасында инглиз һәм француз телләрендәге Коръәннәр бар», — диде ул.

Рәмис Сафин киләсе елда Ульяновск өлкәсендә Татарстан язучылары белән очрашулар булачагын, борынгы татар басмалары һәм автографлары тупланган китаплар күргәзмәсен оештыру күздә тотылачагын, әлеге чараларда беренче татар китабы чыгуга 300 ел хакында да сүз алып барылачагын әйтте.

«Китапханәләргә китаплар бүләк итү акциясе шәһәребезнең бердәнбер милли китапханәсендә ел дәвамында бара. Анда узучы чараларга йөрүчеләр бер-ике татар китабы булса да алып килеп тора. Әлеге китаплар архивта сакланачак», — диде Рәмис Сафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100