Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновски төбәгенең татар мәктәпләрендә яңа уку елы башланды
Ульяновски төбәгенең татар мәктәпләрендә яңа уку елы башланды
(Ульяновски, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Узган шимбәдә Ульяновски өлкәсенең Димитровград шәһәрендә эшләп килүче 22 нче санлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә Белем көненә багышланган тантана гөрләде. Быел әлеге милли мәгариф учагында 243 бала белем алачак, шуларның 28е мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керде.
Бәйрәмдә катнашучыларны иң элек мәктәп директоры Мөнирә Джумаева сәламләде. Ул мәгариф учагын яңа уку елына әзерләүдә катнашучы иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты.
- Мәләкәс шәһәренең 302 нче төзелеш-монтаж идарәсе башлыгы, җирле мохтәрият президиумы әгъзасы Рәсимә Тихоненко бер сыйныф бүлмәсен тулысынча өр-яңа парталар һәм урындыклар белән тәэмин итте. Булдыклы ир-егетләребез – шәһәр Советы депутаты Хәйдәр Галиуллин һәм данлыклы көрәшче Фәнис Җаббаров та бер кабинетны заманча җиһазларга ниятлиләр. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, хакимият, мохтәрият, эшкуарлар һәм ата-аналар ярдәме белән мәктәбебез алга атлый, яңа үрләр яулый, - диде Мөнирә Мәүлет кызы.
Димитровград шәһәр мэриясе вәкиле Владимир Кузьмин исә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән 1 сыйныфка килүче һәрбер сабыйга уку кирәк-яраклары җыелмасы тапшырды. Ә җирле татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Риваль Идрисов Мәләкәс каласының Иске шәһәр микрорайонында тагын бер татар мәктәбе ачу тәкъдиме белән чыкты.
- 22 нче мәктәптә урыннар санаулы гына калып бара. Моның сәбәбе дә билгеле – бина бик тә кечкенә, нибары 250 укучыга исәпләнгән. Аннары балаларны монда шәһәрнең төрле почмакларыннан йөртеп укыту да ата-аналар өчен өстәмә кыенлыклар тудыра. Шунлыктан, татар мохтәрияте калабызда тагын бер мәктәп булдыруны кирәк дип таба, - диде Риваль әфәнде.
Ульяновски шәһәренең Авиатөзүчеләр микрорайонында урнашкан 91 нче санлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә дә яңа уку елы башланды. Биредә Белем көне уңаеннан үткәрелгән тантанада өлкә, шәһәр һәм район мәгариф бүлекләренең җаваплы хезмәткәрләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм ата-аналар катнашты.
Мәктәп директоры Әлфия Абетдинова инде икенче уку елын башлап җибәрүче милли мәгариф учагының тәүге уңышлары белән таныштырып үтте.
- Сембер каласының бердәнбер татар мәктәбендә быел 185 укучы белем алачак. Узган ел белән чагыштырганда, бездә балалар саны 40 кешегә артты. Сөенечебез чиксез: 1 сыйныфка 17 укучы килде. Ә алты укучыбыз берүк вакытта Югары Террасада эшләп килүче “Биләр” мәдрәсәсендә дә гыйлем серләренә төшенәчәк, - диде Әлфия Абетдинова.
Өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәмис Сафин мөгаллимнәргә һәм укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Зур авырлыклар белән ачылган татар мәктәбенең киләчәге якты, өметле булсын өчен бөтен көчебезне куярга әзер, диде ул. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Зөһрә Хәбибуллина исә мәктәп коллективы алдында торган бурычларга тукталды. Төп максатыбыз балаларга рухи-әхлакый, ягъни милли тәрбия бирүдән гыйбарәт, диде танылган мөгаллимә. Зөһрә ханымның оныгы – татар мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Регина Хәбибуллина “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын оста башкарып, яшьтәшләренең көчле алкышларына лаек булды. “Туган тел” татар-башкорт хәрәкәте рәисе урынбасары Айрат Ибраһимов төүге адымнарын ясаучы мәктәпнең уңышлары саллы булуына соклануын белдерде. Шәһәребездәге бердәнбер милли мәгариф учагын күз карасыдай сакласак иде, диде милләтпәрвәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз