Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Ульяновски төбәге халыкларының уртак бәйрәме
^Ульяновски төбәге халыкларының уртак бәйрәме
(Ульяновски, 9 март, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновскиның Идел буе халыклары китапханәсендә татар, чуаш һәм мукшы милли хәрәкәте әгъзалары китапханәнең иң актив укучылары катнашлыгында Халыкара 8 март көненә багышланган кичә уздырды.
Хуҗалар актив укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, кунаклар ачык йөзләре һәм файдалы киңәшләре өчен аларга рәхмәтле калды. Әлбәттә, бу кичәдә ир-ат халкы да асыл затларыбызга тәмле сүзләрен кызганмады. “Туган тел” рәисе Мәхмүт Хәйруллин үзенең чыгышында: “Сугыш вакытындагы бер күренеш хәтергә тирән кереп оялаган. 16 хатын-кыз сабан тарта, ә агач аяклы ир арттан сабан тотып бара. Без, бала-чага, кыш буе җирдә ятып туңган черек бәрәңге “аулыйбыз”. Хәзер дә хатын-кызларыбызга тормыш җиңел түгел, аның йөген, һаман да назлы хатын-кыз тарта. Теләгем шул: ниһаять гүзәл затларыбызга эш аты дип түгел, тормыш яме итеп карар вакытлар җитсен иде инде”, - дип ачынып та алды.
Әлбәттә, әлеге чара 8 март бәйрәме алдыннан күңел ачу максатыннан оештырылган иде. Анысы да булды: чуашча, татарча, мукшыча шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Иң күңеллесе шул булгандыр: чуаш егетенең татарларга карата татарча тәбрик сүзенә җавап итеп, татар кызы чуашларны чуашча тәбрикләде. Ә аралашу, нигездә, русча барды. Шулай да татар сүзе ешрак ишетелде һәм күмәк җыр сыйфатында да бары тик татар моңы гына яңгырады.
Мондый чараларда элекке елларда яһүд һәм руслар да катнаша иде. Үзләренең аерым китапханәләре һәм җыела торган урыннары барлыкка килү сәбәпле, алар быел күмәк чараларда катнашмады. Ә татар, чуаш һәм мукшылар өчен аерым биналар әлегә табылмый шул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз