news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновски шәһәренең милли китапханәсендә Әниләр көнен бәйрәм иттеләр

Ульяновски шәһәренең милли китапханәсендә Әниләр көнен бәйрәм иттеләр

(Ульяновски, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең 17 нче санлы милли китапханәсендә Әниләр көненә багышланган кичә булып узды. Анда татар, чуаш, мордва һәм рус милләтеннән булган аналар чакырылган иде.

Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, шагыйрә Татьяна Мельник иң газиз кешеләргә - аналарга багышлап иҗат иткән шигырьләрен укып, бик күпләрнең күзләрен яшьләндерде. Ана булу - хатын-кыз өчен олы бәхет кенә түгел, ә зур җаваплылык та. Yзе бала тудырган ана гына сабыйның ни дәрәҗәдә якын икәнлеген аңлый, диде шагыйрә.

Россия Тынычлык фондының Ульяновски өлкәсе буенча вәкиле Елена Тарасова исә А.Матросов исемендәге балалар йортында алган тәэсирләре белән бүлеште.

- Биредә 102 бала тәрбияләнә, шуларның бары тик алтысының гына әти-әнисе юк. Бу сан, әлбәттә инде, һәркайсыбызны да уйланырга мәҗбүр итә. Ана - бала өчен иң газиз, иң кадерле кеше. Сабыйларның күзләре һәрвакыт ишеккә төбәлгән. Таныш булмаган хатын-кызны алар, шушы кеше, бәлки, минем әниемдер, дип сөенеп каршы алалар,- диде ул.

Аның cүзләрен Ульяновски шәһәренең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзасы Рәисә Нетфуллова да куәтләде. Ул Бөек Ватан сугышы елларында аналар күргән михнәт-газапларны искә төшереп сөйләде.

- Гаҗәеп дәрәҗәдә авыр иде, әмма хатын-кызларыбыз сабыйларын кемгәдер ташлап китү, бала тудыру йортында калдырып чыгу турында хәтта уйлап та карамадылар. Һәр мөселман өчен изге булган Коръән-Кәримдә дә, пәйгамбәребез хәдисләрендә дә ана кешенең урыны олуг итеп күрсәтелә, - диде Рәисә ханым.

Ә өлкә үзөгенең 28 нче мәктәбе каршында эшләп килүче “Хыял” татар балалар ансамбле аналар игътибарына бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим итте. Аннары төрле милләт вәкилләре әниләрнең җәмгыятьтәге роле турындагы сөйләшүне чәй өстәле артында дәвам иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot