Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновски шәһәрендә Китап бәйрәме гөрләде
Ульяновски шәһәрендә Китап бәйрәме гөрләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Ульяновски, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең Китаплар сараенда “Шигырьләребез моңга үрелә” дип исемләнгән Китап бәйрәме гөрләп үтте. Өлкә татар мохтәрияте һәм Сембер татар язучылары берләшмәсе тарафыннан оештырылган әлеге чарада Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре – язучылар Вакыйф Нуриев, Лирон Хәмидуллин һәм шагыйрә Эльмира Шәрифуллина да катнашты.
Милли моң һәм шигърият тантанасына әверелгән бәйрәмне Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Сембер татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Лена Садыйкова-Иделбикә ачып җибәрде. Ул төбәгебездә яшәп иҗат итүче каләм осталары белән таныштырып үтте һәм берләшмә алдында торган бурычларга тукталды. Ә Татьяна Губарева Ульяновски өлкәсе губернаторы Сергей Морозовның тәбрик сүзләрен ирештерде. Татар халкының күңеле ифрат та матур, бу аның җырларында да чагыла, диде губернатор ярдәмчесе.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев милләттәшләребезнең мәдәниятен үстерү максатында җитди чаралар күргән өчен Ульяновски өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Сембер яклары, чынлап та, талантларга бай төбәк. Сәхаб Урайский, Ибраһим Нуруллин, Сәгыйть Сүнчәләй, Габделҗаббар Кандалый – татар әдәбиятында тирән эз калдырган шәхесләр. Бүген Язучылар берлегендә 317 әгъза исәпләнә, шуларның өчесе Ульяновски өлкәсендә гомер кичерә, - диде В.Нуриев.
Казан кунагы Лирон Хәмидуллин исә үзенең балачак һәм яшьлек хатирәләре белән бик теләп уртаклашты. Ул Ульяновски өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуа авылында туып үскән. 1961 елдан бирле Татарстан башкаласында яши. Гомерем мәркәзебез Казанда узса да, күңелем гел туган туфрагыма тартыла, аннан иҗатыма илһам алам, диде Лирон ага. Ул күренекле якташларыбыз Сәхаб Урайский һәм Латыйф Җәләйнең тормыш юлына бәйле мәгълүматлары белән дә бүлеште.
Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина көн кадагына туры китереп язылган шигырьләрен яңгыратты һәм милләттәшләребезне беркайчан да китаптан аерылмаска өндәде. Әдәбият төшенчәсе әдәп сүзеннән алынган, шуны исебездән чыгармасак иде, диде танылган шагыйрә.
Ульяновски педуниверситеты мөгаллимәсе Резеда Садыйкова филология факультеты каршында менә инде ундүртенче ел эшләп килүче татар группасы хакында бәян итте. Студентларыбыз татар язучыларының әсәрләрен теләп өйрәнәләр, каләм тибрәтүче кызларыбыз да шактый, диде ул. Ә тарих фәннәре кандидаты Әмир Әхмәтов татар китапларын укучылар санының елдан-ел кими баруына карата тирән борчылуын белдерде. Укытучыларның белемен күтәрү институты мөгаллимәсе Наҗия Нурмөхәммәтованың чыгышы да зур кызыксыну тудырды. Ул – күренекле якташыбыз Габделҗаббар Кандалыйның оныкчыгы. Өлкәбезнең Мактаулы гражданины Азат Курчаков ТР Язучылар берлеге белән өлкә татар мохтәрияте арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, киләсе елның февралендә каһарман шагыйребез Гакыйль Сәгыйровның 70 яшьлек юбилеен үткәрү буенча җитди тәкъдимнәрен җиткерде.
“Шигырьләребез моңга үрелә” дип аталган бәйрәмнең концерт программасы исә җирле шагыйрьләребез сүзләренә язылган җырлардан гына төзелгән иде. Аларны Казан кунагы Зөбәрҗәт Минсафина, Сембер татар сәхнәсе йолдызлары Әлфия Фәиз-Рамазан, Римма Мөхәммәтҗан, Шамил һәм Суфия Зәйнулловлар яңгыратты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз