news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

^Ульяновски өлкәсенең яңа губернаторы Сергей Морозов Федерация Шурасына өлкә вәкиле итеп Рөстәм Шияновны тәкъдим иткән иде

^Ульяновски өлкәсенең яңа губернаторы Сергей Морозов Федерация Шурасына өлкә вәкиле итеп Рөстәм Шияновны тәкъдим иткән иде

(Ульяновски, 15 июнь, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновски өлкәсенең яңа губернаторы Сергей Морозов Федерация Шурасына өлкә вәкиле итеп Рөстәм Шияновны тәкъдим иткән иде. Ләкин ул һаман да расланмаган икән әле.

“Россия” каналы аша бер тапшыруда генерал Александр Калита чыгышын күрсәттеләр. Анда язылганга ышансаң, бу шәхес һаман Ульяновски өлкәсенең Федерация Шурасындагы вәкиле булып чыга. Югыйсә, өлкәнең яңа башлыгы Сергей Морозовның бу урынга Рөстәм Шияновны билгеләгәненә 4 ай чамасы узып китте инде. Рөстәм әфәнде һаман да Федераль Шура рәисе Сергей Миронов тарафыннан танылмаган. Моның сәбәбен ул Шияновның төп яшәү урыны Сембердә түгел - Самарада булуы белән аңлата, ди. Югыйсә, бу урынга элекке губернатор Шаманов билгеләгән генерал Александр Калита да Ульяновскиныкы түгел. Бу гади генералны каһарман генерал Шаманов каяндыр табып китергән иде. Югары палата спикеры Сергей Миронов Александр Калитаның кайсы як кешесе икәне белән дә кызыксынмаган, дигән фикер туа. Ә Рөстәм Шиянов, Мироновча, нәкъ Ульяновскида яшәмәве белән ярамый икән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100