news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновски өлкәсенең Мактаулы гражданины Дамир Шәрипов конгресс медале белән бүләкләнде

Ульяновски өлкәсенең Мактаулы гражданины Дамир Шәрипов конгресс медале белән бүләкләнде

(Ульяновски, 21 декабрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең Мактаулы гражданины, төбәгебезнең Иҗтимагый палатасы һәм милли-мәдәни мохтәрияте әгъзасы Дамир Шәрипов Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләгенә - “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медаленә лаек булды. Күренекле якташыбызга әлеге дәрәҗәле бүләкне конгрессның дүртенче корылтаенда Ринат Закиров тантаналы рәвештә тапшырды.

Дамир Исмәгыйль улы - бөтен гомерен халыкка тугрылыклы хезмәт итүгә багышлаган абруйлы һәм зыялы милләттәшләребезнең берсе. Ул ике дистә елдан артык өлкәбезнең Чардаклы районына җитәкчелек итте. Шушы вакыт эчендә бу төбәктә урнашкан алты татар авылының да социаль-икътисади хәле күзгә күренерлек дәрәҗәдә үзгәрде. Икешәр-өчәр катлы мәктәп, мәдәният йортлары биналары калкып чыкты, туксанынчы еллар башында ук һәр авылда биек манаралы мәчетләр сафка бастырылды. Чардаклы район үзәгендәге гыйбадәтханәбез дә Дамир Исмәгыйль улының ярдәме белән төзелде, ди өлкәбез мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов.

- Татар авылларындагы мәктәпләрне педагогик кадрлар һәм дәреслекләр белән тәэмин итү, яшь буынны милли рухта тәрбияләү мәсьәләсен һәрвакытта да күз уңында тотарга тырыштым. Ә Татарстан башкаласы белән мәдәни багланышларыбыз тыгыз һәм ныклы иде. Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров кебек сәхнә йолдызлары безнең якларга елына бер тапкыр булса да килә иделәр, - ди Дамир Шәрипов, хатирәләре белән бүлешеп.

Ульяновски өлкәсенең татар милли хәрәкәте вәкилләренә ул актив җәмәгать эшлеклесе сыйфатында да яхшы таныш. Халкыбыз язмышына битараф булмаган шушы дәрәҗәле җитәкчегә сиксәненче еллар ахырында өлкә башкарма комитеты каршында оештырылган милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясен әйдәп барырга туры килде. Нәкъ шул чорда Сембер каласында татар һәм чуаш телләрендә “Чишмә” һәм “Еткер” телевизион тапшырулары эфирга чыкты, “Өмет” һәм “Канаш” газеталары нәшер ителә башлады, Халыклар дуслыгы йорты ачылды, Сабантуй һәм Акатуй бәйрәмнәре уздыру традициягә керде. Бу уңышларга без Дамир Исмәгыйль улының фидакарь тырышлыгы, зирәклек һәм үҗәтлек күрсәтүе нәтиҗәсендә ирештек, ди “Туган тел” оешмасы рәисе урынбасары Айрат Ибраһим.

Бүген Дамир Шәрипов өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте эшчәнлегендә актив катнашып йөри. Ул – мохтәриятнең башкарма комитеты әгъзасы. Бу көннәрдә Чардаклы районының татар авылларында милләттәшләребез белән очрашулар үткәрә икән. Бөтендөнья татар конгрессының дүртенче корылтаенда алган тәэсирләрен якташларына да җиткерү максаты куя ул.

Узган елның ахырында милләттәшебез Ульяновски өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп сайланды. Палата утырышларында түрәләрнең игътибарын гади халыкны борчыган кискен проблемаларга юнәлтергә тырышам, ди Дамир Исмәгыйль улы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100