news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновски өлкәсенең Карсун районында Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләде

Ульяновски өлкәсенең Карсун районында Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләде

(Ульяновски, 31 октябрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең Карсун төбәгендә биш татар-мөселман авылы – Уразовка, Нугай иле, Татар Гәринкәсе, Аксу һәм Татар Голышевкасы урнашкан. Биредә өч меңнән артык дин вә канкардәшебез гомер кичерә. Шушы арада гына милләттәшләребез район мәдәният йортында зурдан кубып Татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр.

Бәйрәмдә катнашучылар иң элек татар мәктәпләрендә белем алучы балаларның иҗат эшләре белән танышып чыкты. “Карсун районының татар авыллары тормышыннан” дип исемләнгән фотовернисаж да зур кызыксыну тудырды. “Татар халык ашлары” күргәзмәсе исә башка милләт вәкилләренең игътибарын аеруча җәлеп итте. Ә милләтпәрвәр Сәет Диаров җитәкчелегендә эшләп килүче Уразовка авылы мәдәният йортының иҗат коллективы кунакларны халкыбыз җәүһәрләре, җыр-биюләребез белән якыннан таныштыру максатында зур тырышлык куйды.

Милләттәшләребезне беренче булып Карсун муниципаль районы башлыгы Владимир Чубаров сәламләде. Башлыкның көзге каникуллар вакытында мәктәп укучыларын мәркәзебез Казанга экскурсиягә җибәрергә җыенуы турындагы хәбәрен халык аеруча җылы кабул итте. Ә өлкә Хөкүмәтенең мәгариф һәм социаль үсеш министры урынбасары Олег Мидленко татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүче фидакарь затларны Губернаторның Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов та ана теле укытучыларына һәм мәдәният хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Татар эшкуарларының “Сембер” клубы президенты Фәрит Әюпов исә татар авылларында урнашкан барлык мәктәпләр һәм китапханәләргә дә “Өмет” өлкә татар газетасына подписка бүләк итүе турында белдерде. Ульяновски өлкәсенең Мактаулы гражданины, профессор Азат Курчаков татар галимнәренең беренче бөтендөнья форумында алган тәэсирләре белән бүлеште, милләттәшләребезне бергә һәм бердәм булырга өндәде.

Нугай иле авылы имам-хатыйбы Наил хәзрәт Идиатулловның уй-фикерләре дә көчле яңгырады. Дин әһеле мәктәпләрдә яшь буынны әхлакый һәм рухи тәрбияләү мәсьәләсенә күбрәк игътибар бирергә, бу максатта ислам диненең мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга тәкъдим итте.

Ульяновски өлкәсенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы, “Бердәм Россия” партиясенең җирле оешмасы җитәкчесе Татьяна Эйхман да халкыбыз вәкилләренә изге теләкләрен җиткерде.

Татар теле һәм мәдәнияте көненең концерт программасында җирле һәвәскәрләр һәм Сембер татар сәхнәсе йолдызы Әлфия Фәиз-Рамазан катнашты. Милли бәйрәм “Туган тел”не күмәкләшеп башкару белән төгәлләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot