news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновски өлкәсенең Дивный бистәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне үткәрелде

Ульяновски өлкәсенең Дивный бистәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне үткәрелде

(Ульяновски, 26 октябрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең Мәләкәс районында алты меңнән артык милләттәшебез исәпләнә. Аларның күпчелек өлеше биш саф татар-мөселман авылында – Парау, Атнагол, Мөси, Мукшы Күле һәм Филипптә гомер кичерә. Ә Татар теле һәм мәдәнияте көне төрле милләт халкы яшәгән Дивный бистәсендә уздырылды. Милли бәйрәмебездә районның барлык авылларыннан да килгән вәкилләр катнашты.

Тантана кунаклары иң әүвәл мәдәният йорты фойесында оештырылган татар халык ашлары һәм әби-бабаларыбыз сандыкларында сакланучы тиңдәшсез ядкарьләр күргәзмәсе белән таныштылар.

Ә бәйрәмне җирле мәхәллә имамы Илһам хәзрәт Сираҗев моңлы азан белән башлап җибәрде. Күптән түгел генә бистәбездә яңа татар зираты ачтык, бу эшне башкарып чыгарга мөселманнарның якын дусты – кооператив хуҗалык рәисе Николай Логинов ярдәм итте, диде ул, сөенече белән уртаклашып.

Ульяновски өлкәсе Хөкүмәтенең мәгариф һәм социаль үсеш министры Тамара Девяткина төбәгебез башлыгы Сергей Морозовның кайнар сәламен тапшырды һәм өлкә хакимиятенең киләчәктә дә урыс булмаган халыкларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында нәтиҗәле чаралар күрергә җыенуы хакында белдерде. Мәләкәс муниципаль районы башлыгы Владимир Тигин исә татар милләте вәкилләренең һәрвакытта да эшчән, үзара дус, башкаларга карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булуы хакында бәян итте.

Өлкә татар мохтәрияте рәисе Рәмис Сафин туган телебез һәм мәдәниятебезнең киләчәк язмышы турында борчылып яшәүче милләтпәрвәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Фидакарь педагоглар Гыймран Хисмәтуллов, Гөлнәфис Сәхабетдинова һәм Суфия Галәветдинова әнә шундый бүләккә лаек булдылар.

Бәйрәм уңаеннан “Дивный-нефть” ширкатендә хезмәт куючы тырыш милләттәшләребезгә дә хөрмәт күрсәттеләр. Җир уллары - дүрт бертуган Җамалиевлар һәм аларның балалары исеменә мактау сүзләре аеруча күп яңгырады. Ә Бөек Ватан сугышы ветераны Әндерҗан Касыйм улы Аксәновны 80 яшьлек юбилее уңаеннан котладылар. Бәллүр туйларын билгеләп үтүче Юсуповлар гаиләсен дә сәхнә түреннән тәбрик иттеләр.

Татар теле һәм мәдәнияте көненең концерт программасы да эчтәлекле итеп төзелгән иде. Сембер татар сәхнәсе йолдызы Әлфия Фәиз-Рамазан, Димитровград шәһәренең “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле һәм мәктәп укучылары милләттәшләребезгә халкыбызның җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм “Туган тел”не күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot