Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновски өлкәсендә “Муниципаль берәмлекләр турында”гы канунның татар авыллары мәктәпләренә тискәре тәэсире нәтиҗәсе сизелә башлады
Ульяновски өлкәсендә “Муниципаль берәмлекләр турында”гы канунның татар авыллары мәктәпләренә тискәре тәэсире нәтиҗәсе сизелә башлады
(Ульяновски өлкәсе, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Ульяновски өлкәсендә “Муниципаль берәмлекләр турында”гы канунның татар авыллары мәктәпләренә тискәре тәэсире нәтиҗәсе сизелә башлады. Укытучыларның август киңәшмәсенең тәнәфесләре вакытында авыллардан килгән кайбер укытучылар белән мәктәпләренең киләчәге турындагы фикерләр бүлешү мөмкинлеге табылды.
Поселение үзәге исеменә лаек булган Чынлы районы Кәшә, Николаев районы Зур Чиркле авыллары мәктәпләренә бернинди дә хәвефләнерлек сәбәп юк, диделәр Роза Ильясова һәм Нәсыйха Яһүдина. Чынлы районы башлыгы Ханәфи Рамазанов әмер биргән: барлык мәктәпләр дә моңа кадәр ничек эшләп килсәләр, шулай калачаклар. Тик балалар саны гына саклансын. Ә монысы инде – халык кулында. Чынлы районы халкы үз киләчәген ничек саклар – анысы турында сүз йөртү кыен. Ә менә Николаев районы Зур Чиркле халкы, чынлап та, аягында нык басып тора һәм үз хокукларын якларга сәләтле икәнен тагын бер кабат исбатлады. 3850 кеше яшәгән бу авылны 820 кешеле Никулинога буйсындыру турындагы канунны бердәм халык җиңеп чыкты: поселение Мәскәү тарафларында “Никулинское” исеме белән теркәлсә дә, аның үзәге Зур Чиркледә калды. Димәк, бу авыл мәктәбенә бернинди куркыныч та янамый. Бүген анда 400дән артык бала укый һәм һәр баскычта параллель сыйныфлар эшли.
Ә поселение үзәге була алмаган авылларда хәлләр ничегрәк соң? Чардаклы районы Үрән авылы мәктәбе киләсе уку елында эшләячәк әле. Өлкәнең иң яхшы ана теле укытучыларыннан саналган Әлфия Алимова әйтүенчә: “Без бары тик үзебезнең тырыш хезмәтебез белән генә каршы тора алабыз”.
Яңа Малыклы районының Иске Төгәлбуга авылы Новочеремшанск районына буйсындырылган. Бу авыл мәктәбенең ана теле укытучысы Хәсәнә Хәсәнова әйтүенчә, быел 10нчы сыйныф булмаячак, чөнки 9ны тәмамлаган укучылар махсус урта уку йортларына таралды. Киләсе елда да булмас, күрәсең. Чөнки мәктәп бинасы бик тә иске. Өлкә башлыгы Сергей Морозов балалар бакчасы бинасын мәктәпкә яраклаштыру турында күрсәтмә биргән бирүен. Эш март аенда башланыр, дип көтелә. Ә ул бина нибары 9 сыйныф кына сыйдыра ала.
Эшләр болай барса, әллә ни борчылыр нәрсә юк та сыман. Ләкин шул ук Яңа Малыклы районының Өчкаен, Зирекле куак, Әбдери авылларыннан, Чардаклы районының Абдулла, Папау, Колмаер, Уразгилде авылларыннан укытучылар килмәгән иде. Методист Наҗия ханым моны районнар җитәкчелеге карары белән аңлатты. Югыйсә, ул барысын да чакырган. Ә районнардан иң көчле авыллар вәкилләренең генә килүе үзе үк борчулы хисләр тудыра. Моңа бер мисал да бар, югыйсә. Шул ук Чардаклы районының Абдулла авылы мәктәбен ябып, балаларны 8 чакрымга Бряндино станциясенә йөртү турында карар да кабул ителгән иде. Халыкның дәррәү, имзалар җыеп, төрле инстанцияләргә хатлар яудыруы, әлегә нәтиҗә биргән кебек: бер елга озайттылар мәктәп гомерен. Тик киләсе елда тагын имзалар җыяргамы, әллә бу мәктәп системасына бөтенләй бойкот игълан итәргәме, дип уйлана халык. Чөнки, диләр алар, Бряндино станциясе яшьләре гомер бакыеннан бирле үзләренең хулиганлыклары белән дан тотып килде. Балаларны да шундый бозыклык оясына тапшырганчы, белемсез калулары хәерлерәк, диләр Абдулла авылы әти-әниләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз