Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновски өлкәсендә Казанның иҗат әһелләре булып китте
Ульяновски өлкәсендә Казанның иҗат әһелләре булып китте
(Ульяновски, 7 март, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсендә мәркәзебез Казанның бер төркем иҗат әһелләре – “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Фирая Бәдретдинова, “Яңа гасыр” радиосының музыкаль редакциясе мөхәррире, танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитик бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи булып киттеләр.
Ерак юлны якын итеп килгән мөхтәрәм кунаклар иң элек Димитровград шәһәренең 22 нче санлы татар мәктәбендә укучы балалар һәм аларның мөгаллимнәре, ата-аналары, җирле мохтәрият вәкилләре белән очраштылар. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән кичәдә татар милләтенең бүгенге хәле һәм киләчәге хакында җитди сөйләшү булды.
Фирая Бәдретдинова күптән түгел генә 80 еллык күркәм юбилеен билгеләп үткән “Сөембикә” журналының бай тарихы, эчтәлегенең төп юнәлешләре һәм киләчәккә уй-ниятләре хакында бәян итте.
- “Сөембикә”без һәр татар-мөселман гаиләсендә көтеп алынган басмага әверелде. Моның сере ифрат та гади: без тарихта тирән эз калдырган гүзәл затларыбыз, бүген милләтебезнең йөзек кашын тәшкил итүче ханымнар һәм туташлар, дәвамнарын татар рухында тәрбияләргә тырышучы әби-бабайлар, әти-әниләр, халкыбызның рухи мирасы, күркәм йолалары белән таныштырып барабыз, - диде Ф.Бәдретдинова.
Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова исә үзенең көн кадагына туры китереп язылган өр-яңа шигырьләрен яңгыратты. Ә Гөлназ Шәйхи Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Яшь буынны үзебезчә, ягъни милли гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләргә тырышсагыз иде, диде ул.
Иҗат әһелләрен Ульяновски шәһәренең 91 нче санлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә дә зарыгып көтеп алдылар. Кунаклар үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашканнан соң, балалар туган телне белү, җыр-бию һәм шигырь сөйләү осталыкларын күрсәттеләр.
Аннары Казан кунакларын Ульяновски дәүләт педагогик университетының татар бүлегендә белем алучы студентлар белән очрашу көтә иде. Каләм ияләре булачак мөгаллимәләрне кызыксындырган барлык сорауларга да төпле җаваплар бирделәр. Каләм тибрәтүче кызлар кунаклар игътибарына үзләренең иҗат җимешләрен дә тәкъдим иттеләр.
Ә өлкә үзәгенең Халыклар дуслыгы йортында казанлылар эшлекле татар хатын-кызлары белән очрашуда катнаштылар. Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте бу чараны 8 Март бәйрәме уңаеннан оештырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз