Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновски өлкәсе һәм Татарстан Республикасы эшкуарлары үзара хезмәттәшлек итү юлларын билгеләде
Ульяновски өлкәсе һәм Татарстан Республикасы эшкуарлары үзара хезмәттәшлек итү юлларын билгеләде
(Ульяновски, 18 апрель, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең Ленин Мемориалында “Татарстан Республикасы һәм Ульяновски өлкәсе кече эшмәкәрлек субъектларының сәүдә-икътисади хезмәттәшлеген киңәйтү” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы булып үтте. Анда күршебез Татарстанның ике дистәгә якын сәнәгать предприятиесе җитәкчеләре һәм Ульяновски төбәгендә эш итүче кырыктан артык эшкуар катнашты.
Очрашуны Ульяновски өлкәсенең эшмәкәрлекне үстерү министры Вилдан Зиннуров ачып җибәрде.
- Хәзерге вакытта Ульяновски өлкәсенең Татарстан белән еллык товар әйләнеше 2 миллиард сум тәшкил итә. Моны без, әлбәттә инде, чамадан тыш аз, ягъни әлегә барлык мөмкинлекләр дә тулысынча файдаланылмый дип саныйбыз. Бүген ут күршеләребезгә төзелеш материаллары, төрле чимал җибәреп торабыз. Югыйсә, гражданлык авиациясе, машина төзелеше, фән өлкәсендә дә уңышлы гына хезмәттәшлек итәргә була. Шуңа да бүгенге очрашуыбызның төп максаты сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту һәм Сембер җирендә яшәүче татар милләте вәкилләренең телен, мәдәниятен саклап калуга булышлык итү юлларын билгеләүдән гыйбарәт, - диде Вилдан Ханиф улы.
Татарстан Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерү идарәсе башлыгы Айдар Абдрахманов республиканың социаль-икътисади хәле һәм инвестицион программасы белән таныштырып үтте. Кызганыч ки, Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән продукция Ульяновски төбәгенә бик тә авыр үтеп керә, бу мәсьәләне бергәләп чишәрбез дип өметләнәм, диде Айдар әфәнде. Ул республика җитәкчелегенең читтә яшәүче милләттәшләребезгә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә әзер булуы хакында да белдерде.
Аннары “Ак Барс” Банкының Ульяновски филиалы, “Кама” сәүдә йорты, “Ак Барс” холдинг компаниясе, “КамАЗ” автоүзәгенең җирле вәкиллеге, “Татнефтепродукт” акционерлык җәмгыяте, Казан һәм Чистай ит комбинатлары, “Чаллы бройлеры” ширкате җитәкчеләре үзләренең инвестиция программаларын тәкъдим иттеләр һәм Ульяновски төбәге эшкуарларын хезмәттәшлеккә чакырдылар.
Ә Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәмис Сафин “Октябрь” кинотеатры базасында Татар мәдәни үзәге булдыру проекты хакында тәфсилләп сөйләде. Бу бинага капиталь ремонт ясау өчен 7,5 миллион сум акча кирәк, Татарстан эшкуарлары да республикада игълан ителгән Хәйрия елы кысаларында изге эшне башкарып чыгарга безгә ярдәм итәрләр дип ышанабыз, диде мохтәрият җитәкчесе.
Ике төбәк эшкуарларының “түгәрәк өстәл” артында сөйләшүенең нәтиҗәсе озак көттермәс: якын киләчәктә Ульяновски өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җитәкчеләре үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз