news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновски өлкәсе мөселман яшьләре корылтай уздыра

Аның кысаларында күп кенә темаларга сөйләшүләр, фикер алышулар каралган

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Агымдагы елның ноябрендә Ульяноски мөселман яшьләре I төбәк корылтаен уздырырга ниятли. Suleiman.ru сайты хәбәр итүенчә, җыен кысаларында “Ислам һәм әхлак”, “Гаилә кыйммәтләре”, “Рухи кыйммәтләр һәм яшьләр” дигән темаларга “түгәрәк өстәл” утырышлары уздыру каралган.
Моннан тыш, өлкә мөфтияте һәм татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан күргәзмәләр дә оештырыла. Корылтайда катнашучылар Ульяновски мәчетләренә, татар мәктәпләренә, шулай ук музейларга да барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot