news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновски каласы думасына – татар кандидатлары

Ульяновски каласы думасына – татар кандидатлары

(Ульяновски, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). 6 февральдә Ульяновски өлкә үзәге Думасына сайлаулар үтәчәк. Моңа кадәр думада 20 генә депутат булса, Дума карары нигезендә узачак сайлауларда аларның саны 35кә җитәчәк. Моңа кадәр шәһәрнең Кануннар чыгару җыелышында бер генә татар кешесе дә юк иде.

Хәл алга таба үзгәрер кебегрәк, чөнки киләсе сайлауларда берничә күренекле милләттәшебез депутат булу теләген белдергән. Алар арасында чын милләтпәрвәр егет, татар мәдәниятенә бик күп ярдәм итүче малтабар Камил Мусин, Александр Матросов исемендәге совхоз җитәкчесе Җәмил Мөхетдинов, “РОВА” фирмасының коммерция директоры Ирек Мәүзүтов, “Искатель” фирмасының сәүдә җитәкчесе Рәис Низаметдинов, “Чишмә” исемле телевизион тапшыру мөхәррире Рамис Сафин һәм башка милләттәшләребез бар.

Әлбәттә, мондый омтылышны уңай хәл, дияргә кирәк. Һәрхәлдә, татарлар үз милләттәшләренә тавыш бирерләр, дигән өмет бар. Тик алар барлык округлар буенча да азчылыкны тәшкил итә шул. Милли курияләр буенча сайлаулар булса, әлбәттә, һәр вәкаләтле органда безнең вәкилләр дә булыр иде. Ләкин үзенчәлекле илнең үзенчәлекле кануннары андый мөмкинлекне карамый. Димәк, башка чаралар да таләп ителә. Әйтик, Өлкә кануннар чыгару җыелышына гади сайлауларда җиңеп чыга алган Расих Гатауллин тәҗрибәсе. Моңа кадәр андый уңышка ирешкән милләттәшләребез юк иде әле. Ә Расих Гатауллин – өлкә күләмендә күренекле шәхес. Бер дә юктан - бушлай таратылучы “Мозаика” исемле реклама газетасы чыгара башлап абруй казанды ул. Бурычка батып булса да, тәвәкәлләде һәм аның оештыру сәләте аркасында хәзер бу газета иң абруйлылар дәрәҗәсенә үсте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100