news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновски фермеры Дамир Утәнов кымыз җитештерү белән шөгыльләнә

Ульяновски фермеры Дамир Утәнов кымыз җитештерү белән шөгыльләнә

(Ульяновски, 28 август, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсендә авыл хуҗалыгы тармагын үстерү турындагы милли проект уңай нәтиҗәләр бирә башлады. Һәрхәлдә, авыл җирендә яшәүче халык арасында үзләренең крәстиән-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларын аякка бастыру максатында банктан кредит алучылар саны соңгы вакытта ишәеп китте.

Әнә, Мәләкәс районы Бригадировка авылында гомер кичерүче милләттәшебез Дамир Утәнов та шактый зур суммага кредит алу бәхетенә ирешкән. Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән акчаны ул бик тә файдалы эшкә - бия сөтеннән кымыз җитештерүне җайга салу максатында кулланырга ниятли.

Ульяновски өлкәсенең авыл хуҗалыгы департаменты мәгълүматларына караганда, фермерлык эшчәнлегенең әлеге төре Мәләкәс районында гына түгел, тулаем төбәгебездә дә беренче тапкыр теркәлгән.

- Советлар иле таркалгач, ягъни унбиш ел элек үземнең гаиләм белән ерак Казакъстан якларыннан ата-бабаларым җиренә кайтып урнашырга мәҗбүр булдым. Хәер, Казакъстанда да шактый вакыт шушы ифрат туклыклы һәм гаҗәеп дәрәҗәдә шифалы эчемлекне җитештерү белән шөгыльләнергә туры килде. Сер түгел, ул якларда безнең кымыз халык арасында зур популярлык казанырга өлгерде. Бу эчемлек табиблар һәм танылган галимнәр тарафыннан да югары бәяләнде.

Шушы көннәрдә генә данлыклы ат заводыннан берничә бия кайтарттым. Димәк, кымыз җитештерү цехы тулы көченә эшли башлаячак. Якын киләчәктә Мәләкәс якларында яшәүчеләр арасында да бу эчемлекне кулланырга теләүчеләр табылыр дип ышанам, - ди Дамир Хәйретдин улы.

news_right_1
news_right_2
news_bot