Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскда яшәп иҗат итүче шагыйрь Флорис Галимьяновның шигырьләр җыентыгы чыккан
Ульяновск шәһәрендә яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь Флорис Галимьяновның 80 яшьлек юбилее уңаеннан «Җырларымны сиңа багышладым» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Бу шагыйрьнең иҗат җимешләре тупланган дүртенче китабы. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Әлеге 200 биттән торган җыентык «Өмет» газетасы редакциясендә әзерләнгән. Китап газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимовның кереш сүзе белән башланып китә. Техник редакторы - Рузия Хәлимова, рәссам - Гүзәлия Ахмадулина, диелә хәбәрдә.
Фото: © «Өмет» газетасының телеграм-каналы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз